Татарстанда территориаль планлаштыру документларына су басу зоналарын кертү кирәклеге сораулары хәл ителә

2022 елның 21 октябре, җомга

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ тарафыннан су басу зоналары чиген муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә оештырылды. Биредә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта су басу зоналары Әгерҗе (Әгерҗе елгасы), Әлмәт (Урсалы елгасы), Буа (Карлы елгасы), Лениногорск (Зәй елгасы), Түбән Кама (Чишмә елгасы) һәм Норлат (Олы Чирмешән елгасы) муниципаль районнарында урнашкан.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Экология министрлыгы тәкъдиме белән, чиктәге үзгәрешләрне ЗОУИТ һәм ГО ЧС карталарына кертү варианты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International