ТР районнары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары каралды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстанның Муниципаль берәмлекләр Советы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсе, Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 26 генераль планы һәм 27 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән. Бу исә торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга вакытында кертүне тоткарлый. Шулай ук катнашучылар районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен карап чыктылар. Бүгенге көндә 30 район буенча эшләр алып барыла (982 торак пункт), 393 торак пункт чиге Кадастр палатасына юнәлдерелгән, шуларның 322 ЕГРНга кертелгән.

Киңәшмәдә су басу зоналары һәм шәһәр төзелеше документларын әзерләү сорауларында муниципаль районнарга карата төп таләпләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International