24 ноябрьдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Ленар Сафин хезмәттәшлек турында Килешү имзалады. Әлеге документ, белем бирү программаларына кызыксыну үстерүдән һәм фәнни тикшеренүләрне бергәләп үткәрүдән тыш, пространство белешмәләрен тутыруда яңа чаралар иңдерүгә юнәлдерелгән.
Шунысы да мөһим, әлеге Килешү теория белән практиканы берләштереп, уку вакытын кыскартырга һәм финанс ягын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Фондта эшләүчеләрнең күпчелеге КФУ тәмамлаган белгечләр һәм студентлар. Ел саен университетта укучылар учреждениенең җитештерү бүлекләрендә практика уза.
Килешү җир төзелеше һәм кадастр, картография һәм геоинформатика, геодезия һәм дистантлы зондлау кебек юнәлешләр буенча югары белем бирүнең төп укыту программалары һәм өстәмә һөнәри укыту программалары буенча кадрлар әзерләүдә ярдәм итәчәк.