Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен чираттагы укыту семинары үтте

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү кысаларында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең уку-методик үзәге конференц-холлында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен «2022 елның икенче яртысында Россия Федерациясенең җир һәм чиктәш законнарындагы төп үзгәрешләрне, шулай ук тышкы санкция басымына каршы торуга юнәлдерелгән норматив актларны аңлату» темасына чираттагы укыту семинары узды. Бу семинар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылды.

Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ачты. Сәламләү сүзендә, ул, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек Министрлык эшчәнлегенең, шул исәптән системалы методологик ярдәм күрсәтү өлкәсендә дә, приоритетлы юнәлешләренең берсе булды һәм булып калачак, дип билгеләп үтте. Министр семинарда катнашучыларга лектор - Алексей Валерьевич Мазуров белән таныштырып үтте һәм семинарда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.

Юридик фәннәр кандидаты, практикующий юрист, җир һәм чиктәш законнар буенча эксперт Алексей Мазуров семинар тыңлаучыларына җир һәм чиктәшлек законнарының 2022 елның икенче яртыеллыгында кабул ителгән һәм тиздән кабул ителергә тиешле төп үзгәрешләре буенча җентекле аңлатмалар бирде. Лектор шулай ук катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Чараның икенче өлешендә Министрлык белгечләре катнашында түгәрәк өстәл форматында муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Түгәрәк өстәл эшендә министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашты.

Семинар ахырында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев барысына да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Семинарда алган белемнәр республиканың муниципаль берәмлекләре тарафыннан киләчәктә практик эштә кулланылачак, дип билгеләп үтте ул.

Семинар эшендә республиканың 39 муниципаль берәмлегеннән 62 катнашучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International