ТР муниципаль берәмлекләре Советында шәһәр төзелеше документларын әзерләү барышы каралды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XVII Җыелышы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең актуаль сораулары буенча “Территорияләрнең инфраструктура үсеше” онлайн-конференциясе узды.

Биредә су белән тәэмин итү, чистарту корылмалары инфраструктурасы үсеше сораулары, торак пунктларны газ белән тәэмин итү эшләре барышы, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларын федераль законнар таләпләренә туры китерү эшләре көн кадагына чыгарылды.

Республикада шәһәр төзелеше документларын әзерләү темасы буенча “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов сүз тотты. Ул Әгерҗе, Азнакай, Алабуга һәм Норлат районнары территориаль планлаштыру документларын эшләү өчен анкеталарны тутырып бетерү кирәклеген ассызыклады. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт чикләрен һәм территориаль зоналарын кертү барышы турында да хисап тотылды, шул исәптән районнарның территориаль планлаштыру схемаларында үзгәртүләр кертү юлы белән дә. Шулай ук районнарга иҗтимагый тыңлауларны вакытында билеләү һәм үткәрү әһәмияте, беретмәләрне һәм шәһәр төзелеше документларын раслау турындагы карарларны разработчикларга һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге аңлатылды.

Конференция нәтиҗәләре буенча, күтәрелгән сораулар һәм аларны чишү буенча тәкъдимнәр Җыелышта Ассоциация рәисе чыгышында чагылып, Татарстанның башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм чаралары Планын әзерләүдә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International