Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының дәүләт милке турындагы закон проектын тәкъдим итте

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ дәүләт мөлкәтен исәпкә алу мәсьәләләрен җайга сала. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектлары законнары белән субъект милке, шул исәптән оешмаларының устав (җыелма) капиталларында Россия Федерациясе субъекты акцияләре (өлешләре, пайлары) белән идарә итү һәм эш итү тәртибе (8 статьяның 2 өлешендәге 6 пункты) билгеләнә, шулай ук Россия Федерациясе субъекты мөлкәтен исәпкә алу мәсьәләләре җайга салына Федераль законнарның күрсәтелгән нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында» Татарстан Республикасы законы проекты әзерләнде.

Федераль законнарның әлеге нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында закон проекты Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу, дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары вәкаләтләрен билгеләүне күздә тота.

Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу мәсьәләләре җайга салына. Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу Татарстан Республикасы дәүләт милке реестрын алып бару аша башкарыла. Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы тарафыннан гамәлгә ашырыла дип күздә тотыла. Реестрда исәп-хисапны алып бару электрон формада башкарыла. Реестрны алып бару тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү мәсьәләләре җайга салына. Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү, шул исәптән республика дәүләт казнасын тәшкил итүче дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү алар Реестрда исәпкә алынганнан соң гамәлгә ашырыла дип билгеләнә. Татарстан Республикасы казнасы составы билгеләнә.

 Проектлана торган закон нигезендә дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының моңа вәкаләтле башка башкарма хакимият органнары һәм оешмалары тарафыннан, шулай ук Татарстан Республикасы тарафыннан төзелгән һәм Татарстан Республикасы катнашында төзелгән юридик затларның идарә һәм контроль органнарындагы Татарстан Республикасы вәкилләре аша башкарыла.

«Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү турында»  2007 елның 26 июлендәге 35-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында» 2005 елның 8 апрелендәге 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнарының һәм аларга үзгәрешләр кертү хакындагы законнарның үз көчләрен югалтуын тану күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International