Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында чираттагы «Цифрлау дәресе» узды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Цифрлау дәресе» үткәрде. Бу дәрес Татарстан Республикасында саннар елына багышланган мәктәп укучылары алдында чыгышлар циклын тәмамлый. Дәреснең темасы - "яшәү өчен болыт сервислары". Министр урынбасары укучыларга яңа циффрлы технологияләр һәм яңа алымнар мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү өчен элек күрелмәгән мөмкинлекләр ача дип сөйләде. Дәрестә сорауларның - дата үзәкләреннән алып төрле тармакларда болыт технологияләрен куллануга кадәр бөтен спектры каралды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International