Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды. Биредә РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешү расланды. Аның буенча мәгълүматны Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү буенча эш алып бару йөкләнелгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Удмуртия белән чикнең озынлыгы 813 километр. Чиктә Татарстан Республикасының Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнары урнашкан. Булган сорауларны хәл итү өчен ВКС режимында эшлекле очрашулар, Ижау һәм Әгерҗе шәһәрләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе чикләренең төен нокталарын билгеләү өчен уртак сәфәрләр оештырылды.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы чиген билгеләү барышында торак пункт өлешләре һәм сәнәгать объектлары башка регионнар составына күчмәде.
Килешү депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.