Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кушылды, биредә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә территориаль планлаштыру документларын әзерләү буенча уртак хезмәттәшлек итү өчен җирле узидарә хезмәткәрләренә Фонд исеменнән рәхмәт белдерелде.
2022 елда Аксубай, Апас, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Чистай районнары анкеталарны тулысынча тутырып бетерде. Тагын өч районга (Әгерҗе, Алабуга, Норлат) әлеге эшне тәмамлыйсы кала.
Чираттагы тапкыр районнарга җәмәгать тыңлауларын үткәрү, аннан соң протокол һәм раслау турында карарларны шәһәр төзелеше документлар әзерләүче оешмага һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге турында ассызыкладылар. 2022 ел дәвамында ЕГРНга 500 торак пункт чиге һәм 866 территориаль зона чиге кертелде.
Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләренә килгәндә, бүгенге көндә 34 район буенча эшләр алып барыла (1055 торак пункт), 644 торак пункт чиге Кадастр палатасына юнәлдерелгән, шуларның 566 ЕГРНга кертелгән. Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Буа, Спас һәм Ютазы районнары чикләрен билгеләүнең икенче этабын да тәмамлады (барлыгы 112 торак пункт).
Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/prezentatsionnie-materiali.htm презентациядә карый аласыз.