ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлыгы коллегияенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Төп тема - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары.

Төп доклад белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады.

Хисап елында Министрлык эшчәнлеге дәүләт милкеннән файдалану нәтиҗәлелеген күтәрүгә, аның керемлелеген арттыруга, Татарстан Республикасы бюджет системасына салым керемнәрен арттыруга, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый программаларын гамәлгә ашыруда катнашуны тәэмин итүгә, циффрлы трансформация чараларын гамәлгә ашыруга, территориаль планлаштыруны үстерүгә, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеккә, шул исәптән муниципаль мөлкәттән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча да юнәлдерелгән иде.

2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан консолидацияләнгән бюджетның керемнәре 16 390 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән дәүләт мөлкәте белән идарә итүдән – 10 746 млн сум, муниципаль милек белән идарә итүдән – 5 644 млн сум.

Консолидацияләнгән бюджетны тулыландыру резервларын мобилизацияләү мөһим.

Уңай динамикага карамастан, аренда түләүләре буенча муниципаль бюджетларга бурыч дәрәҗәсе зур булып кала. Хисап елы нәтиҗәләре буенча бурыч 269 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән җир кишәрлекләре буенча – 234 млн, милек буенча – 35 млн.сум. 2022 ел башыннан җир өчен аренда түләүләре буенча бурыч 179 млн сумга, милек буенча – 960 мең сумга кимегән. Бурычларның кимүенә 36 муниципалитет ирешкән.

Хисап елында учреждениеләргә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән һәм учреждениеләргә даими (сроксыз) файдалану хокукында бирелгән җир кишәрлекләреннән файдалануны 92 тикшерү үткәрелде. Барлыгы 1300гә якын объект тикшерелде, шуларның 150енә карата хокук бозулар ачыкланды, административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде.

2022 елда Татарстан Республикасының барлык категория җирләренең җир кишәрлекләренә кадастр бәясе үткәрелде. Барлыгы 1,8 млн җир участогы бәяләнгән. Татарстан Республикасының капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләвенә әзерләнү буенча чаралар төгәлләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан, Киров өлкәсеннән тыш, Россия Федерациясенең барлык чиктәш субъектлары белән Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турында килешүләр расланды.

ЕГРНга Татарстан Республикасы чигенең Оренбург өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы белән узуы турында белешмәләр кертелде. Дәүләт экспертизасында Чуваш Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре чикләре буенча җир төзү эшләре тора.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең «милли пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булып тора. Татарстан Республикасы территориясендә 2023 ел ахырына кадәр торак пунктларның, территориаль зоналарның чикләрен тасвирлау, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау һәм алар турында белешмәләрне ЕГРНга кертү буенча эшләр тәмамланырга тиеш. Бу эш Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле башкарылмый.

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. 2022 елда 2 787 җир кишәрлеге бирелгән.

Министрлык хисап елында ятим балаларга найм шартнамәләре буенча бирү өчен 600 торак урыны сатып алды.

Йомгаклау чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, 2023 елга төп бурычларны билгеләде.

Утырышта шулай ук башка мәсҗәләләр буенча да чыгышлар тыңланылды.

Утырыш аеруча уңышларга ирешкән министрлык хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International