Татарстанда «НСПД РТ» республика программасын әзерләү буенча чаралар планы әзерләнә

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Казан Федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты җитәкчеләре һәм җаваплы затлары очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ хезмәткәрләре дә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Фонд югарыда язылган университетлар белән пространство белешмәләрен туплау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибәле-конструкторлык бурычларына ирешү максаты белән килешүләр төзелде. Шулай ук республиканың премьер-министры Алексей Песошин йөкләмәсе буенча университетлар һәм Фонд  тарафыннан “НСПД РТ” республика программасын булдыру буенча уртак чаралар планы хәзерләнә. Хәзер картографик, геодезик һәм геомәгълүмати тәэмин итү, космик эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм фәнни-практик потенциалны куллану белән бәйле 6 программа эшләнелде. Мәгълүмати системалар буенча тәҗрибәләре белән “РИВЦ” АҖ хезмәткәрләре дә уртаклашты.

Белешмә өчен: 2022 елда Татарстан Милли пространство белешмәләре системасын булдыру өчен дүрт пилот регионнарның берсе булып сайланылды. Биредә территория турында ачык мәгълүматлар, шул исәптән җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шулай ук кешеләргә һәм базарның һөнәри катнашучыларына юнәлдерелгән нигездәге сервислар тупланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International