Документларны архив саклауны электрон рәвештә оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗанова катнашында документларны электрон рәвештә архив саклауны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бу мәсьәлә 17.01.2023 үткәрелгән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хисап коллегиясе утырышында да күтәрелде.

Дәүләт милке белән идарә итү процессында ел саен кәгазь рәвешендә меңләгән күрсәтмә һәм башка документлар, шулай ук милекне кабул итү-тапшыру актлары формалаша. Мондый документларны тулысынча электрон рәвешкә күчереп әзерләү һәм саклау процессын оптимальләштерү ихтыяҗы туды. Әмма бу мәсьәлә җентекләп юридик тикшерүне һәм этаплап тормышка ашыруны таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International