Министрлык документларын электрон рәвешкә күчерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Кичә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының боерык һәм аңа бәйле документларны электрон рәвештә булдыру һәм саклау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Әлфир Идиятуллин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев, «Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге» ДБУ, «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ, Контур ТК ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге барышында кәгазь формасында меңләгән документлар – боерыклар, шартнамәләр, кабул итү-тапшыру актлары һ. б. барлыкка килә.

Шуңа күрә көн тәртибендә документлар эшләүнең бөтен циклын электрон төргә – булдырылганнан алып саклауга күчерү мәсьәләсе кискен тора.

Фикер алышу барышында Казан шәһәре Башкарма комитетының әлеге мәсьәләсе буенча уңай тәҗрибә өйрәнелде, документларның циффрлы әйләнешенә күчүнең юридик, техник һәм оештыру мәсьәләләре каралды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International