Татарстанда «НСПД РТ» республика программасын әзерләү буенча чаралар планы әзерләү дәвам итә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

“Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Казан Федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты һәм “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ җитәкчеләре һәм җаваплы затлары очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

Хәзерге вакытта эш төркеме картографик, геодезик һәм геомәгълүмати тәэмин итү, космик эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм фәнни-практик потенциалны куллану белән бәйле программалар әзерли. Һәр юнәлеш буенча җаваплы затлар билгеләнеп, уртак эш планы төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International