Бүген министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, шулай ук җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) рәисләре катнашында «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге һәм территориаль планлаштыруның сыйфаты» күрсәткечен арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмә барышында югарыда күрсәтелгән күрсәткеч кысаларында бәяләнә торган процедуралар каралды: җир кишәрлегенең ызан планын әзерләү һәм раслау; җир кишәрлегенең чикләрен килештерү; территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын раслау.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә кую турындагы гаризаларны электрон рәвештә җибәрү зарурлыгы күрсәтелгән, шулай ук әлеге гаризаларны биргәндә типик хаталар китерелгән.
Киңәшмәдә шулай ук җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында җирле үзидарә органнарыннан кергән мәсьәләләр дә каралды.