2013 елның беренче яртысында ТР бюджетына дәүләт милкен һәм җир участокларын файдаланудан, сатудан 458,6 млн сумлык керемнәр алынган

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

       Агымдагы елның беренче яртысында Татарстан бюджетына дәүләт милкен һәм җир участокларын файдаланудан, сатудан 458,6 млн сумлык керемнәр алынган. Шул рәвешле, еллык план 70 процентка үтәлгән. Узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда, республика казнасының салымнарга бәйле булмаган әлеге керемнәре бу юлы 12 процентка арткан.

       Керемнәрнең 38 проценты (175,08 млн сум) җир участокларын арендалаудан, 17 проценты (78,8 млн сум) җир кишәрлекләрен сатудан кергән. Дәүләт милке арендасы исә бу чорда республика казнасы керемнәрен 27,5 млн сумга тулыландырган. Дәүләт милке сатудан 14,6 млн сум алынган. Керемнәрнең 22 процентын – 100,5 млн сумын дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышы тәэмин иткән, тагын 8,8 млн сум дивидентлардан алынган. Быел гамәлгә кертелгән яңа төр керем чыганакларына килгәндә, 20 млн сум газ челтәрләреннән кулланган өчен түләүләрдән, тагын 20 млн сум “Мастер” Кама индустриаль паркы белән идарәдән кергән. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2013 елның беренче яртысында эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов яңгыратты. Министр Азат Хамаев рәислегендә һәм видеоконференция режимында узган коллегия утырышында муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

       Сергей Демидов чыгышында җир участокларын арендалау буенча планның уңышлы үтәлүенә басым ясады. “Яртыеллык нәтиҗәләре буенча дәүләт милкен арендалау һәм сатудан керемнәр килүдә беркадәр проблема бар иде. Бүгенгә вазгыять сизелерлек яхшырды”, - диде ул.

       Шулай да әле җыелып килгән бурычлар кала. Бүгенге көндә җирне арендалау белән бәйле түләүләр буенча республика бюджеты алдындагы бурыч 21 млн сум тәшкил итә. Аның11 млн сумнан артыгы гамәлдәге түләүләр белән бәйле, Бурычларның 10 млн сумы “Татфлот” җәмгыятенә карый, бүген аның буенча суд эшләре баруы хәбәр ителде. Бурычларның калган өлеше буенча да суд приставлары эшли.

       Дәүләт милкен арендалауга бәйле 3 млн сумлык бурыч җыелган. . Шуның 1,7 млн сумы буенча суд приставлары эш алып бара. “Соңгы 3 елда бурычлар буенча суд эшләре саны 2 тапкырга артты. Быел узган 6 ай эчендә министрлык 1200 дән артык суд процессында катнашты”, -дип искәртеп үтте Сергей Демидов.

       Муниципаль бюджетларга алына торган салым белән бәйле булмаган керемнәргә килгәндә, Сергей Демидов соңгы 4 елда монда уңай динамика күзәтелүен ассызыклады. Быелның беренче яртысында җирле бюджетларга муниципаль милекне һәм җир участокларын сату һәм арендалаудан 2,2 млрд сумга якын керемнәр алган. Еллык бирем 62 процентка үтәлгән. Муниципаль казна керемнәре стуктурасында төп өлешне җир участокларны сату һәм арендалаудан алынган керемнәр тәшкил итә. Шулай да муниципалитетлар керемнәре структура ягыннан бер-берсеннән аерыла. Кайбыч, Ютазы, Түбән Кама районнарында керемнәр тулаем диярлек аренда түләүләреннән алынса, Алексеев, Апас, Азнакай, Саба һ.б. районнарда төп ставка милек һәм җир кишәрлекләре сатуга ясалган.

       Районнарның еллык план биреме дәрәҗәсен үтәве дә төрлечә. 37 муниципаль берәмлек салымнан тыш керемнәрне тәэмин итү буенча еллык планның яртысын һәм аннан артыграк өлешен инде үтәгән. 10 район хәтта арттырып үтәүгә ирешкән. Шул ук вакытта 8 муниципаль берәмлек план үтәлешен яртылаш та тәэмин итә алмаган. Шуның өчесе -Тәтеш, Менделеев, Чирмешән районнарында еллык план биреме үтәлеше тагын да түбәнрәк. Бүген әлеге район вәкилләре видеоэлемтә аша аңлатма биреп, өченче кварталда хәлне үзгәртергә вәгъдә итте.

       Муниципаль бюджетлар алдындагы бурыч буенча вазгыять бик үк яхшы түгел, ди Сергей Демидов. Җирле казналар алдында аренда түләүләре буенча 225 млн сумнан артык бурыч җыелган. Ул ел башыннан бары 4 млн сумга гына киметелгән. Кимүгә Казан төп өлеш керткән - җир арендасы буенча бурычларының өчтән бер өлешен киметүгә ирешкән. Чаллыда һәм тагын 6 муниципаль берәмлектә дә бурычлар кимегән. Шул ук вакытта 34 муниципалитетта бурычларның артуы күзәтелә. Кама Тамагы, Минзәлә, Менделеев районнарында бурычлар 2 тапкырга үскән. Район вәкилләре аңлатканча, бурыч җыелу бөлгенлек алдында торган предприятиеләр белән бәйле.

       Муниципаль милекне арендалау буенча бурычлар 415,5 млн сум, шуның төп күләме – 402,7 млн сумы Казан шәһәре өлешенә туры килә. Әлеге бурычларның 24 муниципаль берәмлектә үсүе күзәтелгән.

       Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев районнар һәм шәһәр округлары алдына икенче яртыеллыкта муниципаль бюджетларга бурычларны киметү буенча чаралар күреп, еллык план күрсәткечләрен үтәргә дигән бурыч куйды.

       Министр ассызыклап үткәнчә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларның планлы үтәлешен, муниципалитетларның, гомумән, республиканың социаль-икътисади үсешен министрлык белән урыннардагы палаталарның җайга салынган уртак эшчәнлеге билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International