ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 3 марты, җомга

Утырышны ачып, министр совет составындагы үзгәрешләр турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составы расланганнан соң, советка «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе булган җәмәгать эшлеклесе Артем Кузнецов тәкъдим ителде.

Министр Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел вакыйгаларга бай булган һәм бу агымдагы эшчәнлеккә тәэсир иткән, гражданлык җәмгыяте һәм хакимият көчләрен берләштерү кирәклеге барлыкка килгән. Шуңа бәйле рәвештә министр Иҗтимагый совет һәм коррупциягә каршы тору комиссиясенең уртак утырышларын үткәрүнең яңа практикасын дәвам итәргә тәкъдим итте.

Утырышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга эшчәнлек юнәлешләре, министрлыкның дәүләт сатып алулары өлкәсендәге эшчәнлеге, гражданнарның һәм иҗтимагый оешмаларның узган елдагы мөрәҗәгатьләрен карау, шулай ук Монополиягә каршы закон таләпләренә туры килүне Эчке тәэмин итү системасын оештыру мәсьәләләре турында чыгышлары тыңланды.

2023 елга эшләр планын раслаганда Совет әгъзалары берничә тәкъдим керттеләр. Артем Кузнецов нәтиҗәсез файдаланыла торган федераль җирләрдән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Үз чиратында Артур Мостаев Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең уртак практикасын дәвам итү турында тәкъдим кертте. Совет әгъзалары тарафыннан башка тәкъдимнәр дә билгеләнгән.

Татарстан Республикасында «Эффектив регион» пилот проектын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә министр Фәнил Әһлиуллин Министрлыкның «Сквозной инвестиционный поток» проектында катнашуын конкретлаштыручы мәсьәләләрне советның киләсе утырышларында өстенлекләрне һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне тәэмин итү өчен аукционнарда җир кишәрлекләрен арендага бирүне оптимальләштерү буенча карау турында тәкъдимнәр кертте.

Көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча 2023 елга Иҗтимагый советның эш планы расланды, ул министрлык сайтында «Иҗтимагый совет»бүлегендә бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International