Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтә

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (функцияләрен) һәм (яки) Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын (алга таба – дәүләт хезмәтләре порталы) кулланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны теләсә кайсы вакытта, тәүлекнең, бәйрәм һәм ял көннәренең вакытына карамастан бирергә мөмкин.

Хезмәт алу өчен сез өйдән чыгарга тиеш түгел. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза җибәрү һәм гаризаның үтәлешен күзәтү җитә.

Портал мөмкинлекләреннән физик һәм юридик затлар һәм эшмәкәрләр файдалана ала.

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mzio.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-ministerstva.htm

Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре Порталы аша Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча 500дән артык гариза килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International