Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне исәпкә алу һәм идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын эшләү буенча киңәшмә узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Рөстәм Шәмиев министрлык вәкилләре, «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне исәпкә алу һәм идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын эшләүче – «БАРС Груп» АҖ катнашында чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә мәгълүмат системасын эшләү мәсьәләләре каралды, шул исәптән эшләрне башкару срокларын кыскарту, әлеге системаны булдыру юнәлешләре буенча министрлык хезмәткәрләре катнашында фокус-төркемнәр формалаштыру, тышкы системалар белән интеграцияләү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Әлеге мәгълүмат системасын эшләү быел башланды. Аны гамәлгә кертү республиканың барлык муниципаль районнарында муниципаль милекне исәпкә алуны автоматлаштырырга, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуның бердәм методологиясен тәэмин итәргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартырга, Коррупция куркынычларын киметергә һәм хезмәткәрләрнең хезмәт чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International