Хөкүмәт җәйге кафеларны урнаштыру тәртибен гадиләштерде

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.03.2023 № 440 карары белән урнаштыру өчен җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерергә кирәк булмаган объектлар исемлеге киңәйтелде. Яңартылган исемлеккә урам кафеларын төзекләндерү өчен верандалар, шулай ук биналарны агымдагы яки капиталь ремонтлау вакытында төзелеш техникасын һәм материалларын урнаштыру өчен мәйданчыклар кертелгән.

Ресторан яки кафе хуҗалары мәйданчыкны сезонлы (җәйге) кафелар белән җиһазландыра алалар, өстәмә процедураларсыз. Бу яңа утырту урыннары астында җир дәүләт яки муниципаль милектә булу һәм моңа кадәр башка максатлар өчен бирелмәгән очракта мөмкин булачак. Урман фонды мондый объектларны урнаштыру территориясеннән чыгарылган.

Әлеге карар җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан кабул ителде. Моннан тыш, бу яңалык биналарны капиталь яки агымдагы ремонтлауны тизрәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки төзүчеләр кирәкле техниканы һәм төзелеш материалларын эш урыны янында урнаштыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International