Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр коллективы «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Хезмәткәрләр Лаеш районынада Тарлашы авылы янында хыслы агачлар утырттылар.
«Матди тәэмин итү идарәсе» ведомство карамагындагы учреждение коллективы идарәнең янәшәдәге территориясендә чия,төче чия, алма һәм декоратив куаклар утыртты.
Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре шул ук көнне министрлыкның янәшәдәге территориясен чистарту буенча шимбәлеккә чыктылар.