ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында "Эффектив регион" пилот проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы турында фикер алыштылар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

«Эффектив регион» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советы утырышы кысаларында бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган «Сатуда җир кишәрлекләре бирү процессын оптимальләштерү» проекты буенча чаралар планы буенча фикер алышу буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ВКС режимында Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре катнашында министрның беренче урынбасары Артур Галиев үткәрде.

Катнашучылар аукционнарда җир кишәрлекләре бирү буенча хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан мәгълүмат алу мәсьәләләрен карадылар.

Муниципалитетларга киләчәктә ТР Икътисад министрлыгы белән фикер алышу өчен кирәкле материаллар әзерләргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International