Бүген, 09.09.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның ярты елында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 835 миллион 64 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 100,74 % ы үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 45 миллион сум - план 92,4 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 233,50 миллион сум – план 68,1% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 128,33 миллион сум – план 256,7 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 109,9 миллион сум акча кергән – план 177,3 %ка үтәлгән. Дивидендлардан – 114,42 миллион сум – план 61,4%ка үтәлгән.
Дәүләт унитар оешмаларының чиста табыш өлешеннән – 120,49 миллион сум – план 154,5% ка үтәлгән.
Башка төр табышлардан, шул исәптән концессия һәм ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 84 миллион сум акча керде. Күрсәтелгән керемнәр буенча еллык план 41,5 млн. булырга тиеш булган.