Министрлыкта районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта 71,8 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алу исемлекләренә кертелгән, шуларның 46,2 меңнән артыгы җир кишәрлекләрен милеккә алган.

Министрның беренче урынбасары Артур Галиев ВКС режимында муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән киңәшмә үткәрде.

Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлекләре белән тәэмин ителеш проценты кимүе күзәтелә. Районнар мәгълүматы буенча, түбәнәюнең төп сәбәбе - өстәмә кишәрлекләр җитмәү.

Киңәшмәдә территорияләрне планлаштыру һәм ызанлау документларын эшләүгә, районнарда җир төзелеше һәм кадастр эшләрен башкаруга бәйле мәсьәләләр каралды.

Муниципаль районнарга өстәмә җир кишәрлекләрен формалаштыру, аларны кадастр исәбенә кую һәм күпбалалы гаиләләргә бирү чараларын тизләтергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International