Кичә "Роскадастр" ППК оештырган "Бердәм цифрлы мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында кулланучылар активлыгы мәсьәләсе буенча атналык эш киңәшмәсе узды. Чарада видеоконференцэлемтә режимында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР пространстволы белншмәләр фонды вәкилләре, шулай ук пространстволы мәгълүматлар белән эшләүче дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашты.
Катнашучылар НСПД ЕЦП ФГИС платформасын сынау төбәкләрендә кулланучылар активлыгы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Иркутск өлкәсендә һәм Пермь краенда.
Пространстволы мәгълүматлар катламын системага тапшыруның агымдагы статусына килгәндә, Татарстан сынау төбәкләре арасында лидер булып тора. Республика НСПД ЕЦП ФГИСта пространство мәгълүматлары катламнарының 96% ын тапшырган.
Системаны сынау эксплуатациясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, кулланучыларга НСПД ЕЦП "НСПД Картография компоненты, кулланучылар катламы" ФГИС хезмәт алгоритмыннан файдаланучыларны өйрәтү булды. Уку семинарлары ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм платформаның барлык сервисларын колачлаячак.