Җирләү урыннары урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре муниципаль районнар белән тикшерелде

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоэлемтә аша муниципаль районнар белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары предприятиеләре вәкилләре катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча 2024 елның 1 маена кадәр юридик һәм физик затларга җирле үзидарә органнары белән берлектә булган зиратлар урнашкан участокларның бер өлешен муниципаль милеккә тапшыру эшләрен тәмамларга карар кабул ителде.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында 3 660 зират исәпләнә, алар 4 234 җир участогында урнашкан. Районнар мәгълүматлары буенча, 4 089 җир участогы рәсмиләштерелгән, 145е рәсмиләштерелмәгән. Рәсмиләштерелмәгәннәрдән:

- 55 участок урман фонды җирләрендә урнашкан;

- 29 участок шәхси милек җирләрендә урнашкан;

- 26 участок буенча кадастр эшләре алып барыла;

- 25 участок буенча генераль планнарны камилләштерү таләп ителә;

- 10 участок буенча категорияне күчерү өчен документлар җыю зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International