Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районы Советы утырышында катнашты

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч муниципаль районы Советының 51 нче утырышында катнашты.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, депутатлар һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар районның мәдәният, мәгариф һәм спорт казанышлары тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар. Кунаклар алдында фольклор коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Совет утырышында Фәнил Аглиуллин илдәге, Татарстан Республикасындагы гомуми вәзгыять, шулай ук районның җир-мөлкәт өлкәсендәге күрсәткечләре турында сөйләде.

"Кайбыч районы муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча планны ике тапкыр арттырып үтәде - 201,7%", - дип билгеләп үтте министр.

Шул ук вакытта район объектларны сату һәм аренда хокукын, шул исәптән җир кишәрлекләрен сату өчен электрон сәүдә мәйданчыгын актив куллана. Җир өчен аренда түләүләре буенча бурыч өчтән бер өлешкә диярлек киметелгән.

2023 ел башына исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләрнең 99,7 проценты җир кишәрлекләре алган.

Районда «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча күләмле һәм әһәмиятле эш башкарылды. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) күчемсез милек объектларының хокук ияләренең 98 проценты, 52 торак пунктның чикләре һәм 49 территориаль зона турында мәгълүмат кертелгән. Җир кишәрлекләреннән файдалану категориясе һәм төре турында мәгълүмат кертү эше төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International