Авыл хуҗалыгы җирләрен бер категориядән икенче категориягә күчерүнең үтенеч язуы формасы һәм аңа өстәмә документлар исемлеге үзгәртелде

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

       2013 елның 13 сентябре көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты чыгарган № 684 карары белән 25.10.2006 № 523 “Авыл хуҗалыгы җирләрен бер категориядән икенче категориягә күчерүнең үтенеч язуы формасы һәм аңа өстәмә документлар исемлеген раслау турындагы” карарга үзгәрешләр кертелде.  Бу карар белән шәһәр төзелеше законы таләпләре белән бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы җирләрен бер категориядән икенче категориягә күчерүне дәлилләү өлешендә  үтенеч язуы формасы һәм аңа өстәмә документлар исемлеге үзгәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International