Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры Шакиров Азат Шәех улы истәлегенә багышланган 2 нче Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Казан дәүләт аграр университетында «Җир ресурсларын рациональ куллануның, геодезиянең һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре» темасына конференция узды.

Фәнни-гамәли конференция «Җир төзелеше һәм кадастрлар» кафедрасы базасында җирдән файдалану, геодезия һәм мелиорация өлкәсендә белгечләр җыйды.

Пленар утырыш кысаларында Зөлфәт Галәветдинов җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокукый җайга салу нигезләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдаланмау яки максатчан билгеләнеш буенча кулланмау сәбәпле тартып алу процедурасы темасына кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International