Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен укыту семинары

2013 елның 4 октябре, җомга

       8-10 октябрь көннәрне Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинары үткәрелә.

       Семинар эшендә лекторлар: КФУ гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доцентлары Ф.И. Хәмидуллина һәм Р.Р. Ганиев, Идел Буе округы судыныж Федераль арбитраж судьясы В.А. Петрушкин, практиканың дәүләт-шәхси партнерлыгы өлкән юрист-аналитигы Е.В. Зусман, практиканың дәүләт-шәхси партнерлыгы һәм инфраструктурасы юристы И.А. Лаврентьев (Мәскәү шәһәре VEGAS LEX  компаниясе) түбәндәге темалар буенча чыгыш ясаячаклар:

  • Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә суд- арбитраж практикасы сораулары. Дәүләт һәм муниципаль милек белән файдалануга килешмәләр төзү һәм үтәү сораулары.
  • Шәһәр төзелеше законындагы яңалыклар. Шәһәр төзелеше хокукы - Россия хокукының яңа тармагы. Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү: хокукый көйләү һәм хокук куллану практикасындагы яңалыклар.
  • Дәүләт-шәхси партнерлык билгеләмәсе, дәүләт-шәхси партнерлык форматындагы проектларны тормышка ашыру максатчанлыгын бәяләү методикасы, дәүләт-шәхси партнерлык форматындагы проектларның нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы.
  • “Концессион килешмәләр турындагы” федераль законга кертелергә поланлаштырылган төзәтмәләр.
  • Концессион конкурсны планлаштыру алгоритмын карау, концессион килешмәләр төзү турындагы карардагы хаталарны табу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International