Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен чираттагы укыту семинары ачылды

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

       Бүген, 08.10.2013, Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинарының беренче көне үтте.

       Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев ачып җибәрде. Семинар катнашчыларын сәламләү сүзендә ул мондый очрашуларның мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук, укытуның төп максаты - дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдә килеп чыга торган көндәлек сорауларны һәм проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү булуын азсызыклады.

       Семинар эшендә лектор - КФУ гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты Фәридә Хәмидуллина дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү: хокукый көйләү һәм хокук куллану практикасындагы яңалыклар турындагы темалар буенча лекция укыды. Ул шулай ук семинар катнашучыларының сорауларына җавап бирде.

       9 октябрь көненә Идел Буе округы судының Федераль арбитраж судьясы В.А. Петрушкинның дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә суд- арбитраж практикасы сораулары һәм дәүләт һәм муниципаль милек белән файдалануга килешмәләр төзү һәм үтәү сораулары турындагы темалар буенча лекцияләр планлаштырылды. Шул ук көнне шәһәр төзелеше законындагы яңалыклар, шәһәр төзелеше хокукы буенча КФУ гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты Рөстәм Ганиев чыгыш ясарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International