Өченче квартал нәтиҗәләре буенча дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 925 миллион 420 мең сум салым булмаган табыш керде

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
       Дүшәмбе көнне, 07.10.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында  үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның тугыз аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 925миллион 420 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 111,6 % ы үтәлде.
       Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 50,78 миллион сум - план 104,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 265,7 миллион сум – план 77,5% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 137 миллион сум – план 274 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 127,6 миллион сум акча кергән – план 205,8 %ка үтәлгән. Дивидендлардан – 114,42 миллион сум – план 61,4%ка үтәлгән.
Дәүләт унитар оешмаларының чиста табыш өлешеннән – 120,5 миллион сум – план 154,5% ка үтәлгән (шул исәптән Камазернопродукт ААҖ ликвидацияләүдән – 70,8 млн.сум).
Акцияләр сатудан – 3,41 млн.сум табыш керде – план 17,1% ка үтәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International