Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре муниципаль районнар белән тикшерелде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Муниципалитетлар өчен күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча квартал саен индикатор билгеләнгән. Министрлык тарафыннан әлеге индикаторның муниципаль районнар тарафыннан үтәлешенә анализ ясалды.

Киңәшмәдә 12 районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, аларда җир кишәрлекләре бирүнең түбән күрсәткече һәм индикаторның үтәлмәве билгеләнде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча министр муниципалитетларның игътибарын күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү өчен җир кишәрлекләрен формалаштыру эшен тизләтү зарурлыгына юнәлтте.

Шулай ук законны гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган максатларга формалаштырылган участокларны куллануның рөхсәт ителмәве турында билгеләп үтелде.

Бу эш системалырак барсын өчен муниципаль районнарга җир кишәрлекләрен чикләү, кадастр исәбен алу һәм муниципаль берәмлек милкенә тапшыру буенча эшләрнең план-графикларын төзергә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International