Фондта районнарның терпланлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү буенча актуаль сорауларны карап чыктылар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү буенча киңәшмә оештырылды. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов һәм "ТР Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең башкарма сәркатибе урынбасары Аркадий Семенычев та катнашты.

ВКС ярдәмендә киңәшмәгә Актаныш, Әлки, Балтач, Биектау, Алабуга,Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас, Тукай һәм Чирмешән районнары җитәкчелеге, архитектура бүлекләре вәкилләре дә кушылды.

Һәр районга табылган хаталар буенча аңлатмалар бирелеп, аларны төзәтү өчен киңәшләр әйтелде. Нигездә, сораулар урман фонды җирләре белән кисешү, муниципаль берәмлек чигенең чынлыктагы җир кулланышы территориясе белән туры килмәве, җир участокларын ызанлау һәм кадастр эшләрен үткәрү кирәклеге белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International