Татарстан бәяләүчеләре үсешендә – яңа этап

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

       “ТР бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы идарәчелегенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасындагы бәяләү эшчәнлеге үсешенә кагылышлы карарлар кабул ителде.

       Утырышта Идарәчелек әгъзалары күчемсез милекнең бердәм мәгълүмат базасын булдыру проектын тормышка ашыруга, партнерлык үсешенең 2017 елга кадәрге финанс планын формалаштыруга кагылышлы сорауларны карадылар. Шулай ук 2017 елга кадәр республикадагы күчемсез милек базары үсешенең республика максатчан программасын эшкәртү буенча тәкъдимнәр җибәрү буенча сораулар көн тәртибенә куелды.

       Партнерлык әгъзалары тарафыннан бәяләүчеләрнең үзеннән-үзе көйләнелә торган оешмалары вәкиллекләре җитәкчеләренә, дәүләт хакимияте органнарына, кызыксынган оешмаларга 2013 елның декабрендә мастер-класс үткәрү  һәм ТР бәяләүчеләр союзы җитәкчелеген җәлеп итеп ТР  бәяләүчеләре Конгрессы үткәрү максаты белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.

       Укыту –методик эш буенча карарларны тормышка ашыру өчен Партнерлык мәгарифе буенча Комитет составы расланды.

       Шулай ук “Ел бәяләүчесе” конкурсы оештыру, башка төрле бүләкләү, кызыксындыргыч чаралар өлешендә Коммерциясез Партнерлык эшчәнлеген популярлаштыру турындагы тәкъдимнәр тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International