Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында Совет Президиумы утырышы узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты.
Утырыш эшендә шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев катнашты.
Президиум утырышын ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде.
Утырышта катнашучылар өч мәсьәләне карадылар. Муниципаль милек объектларын концессион килешүләр нигезендә идарәгә тапшыру эше турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Элеонора Абүбәкерова сөйләде.
Хәзерге вакытта кайбер муниципаль объектларны концессион килешүләр буенча тапшыру процессы бара, дип билгеләп үтелде. Килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык объектларының икътисадый җәлеп итүчәнлеген арттыру, аларны финанслау өчен өстәмә акчалар җәлеп итү, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программаларында катнашу буенча чаралар комплексын эшләүнең максатка ярашлы булуы билгеләп үтелде. Муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итүгә багышланган мәсьәлә турында Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин сөйләде.
«Муниципаль берәмлекләрдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру моделе стандарты " турындагы йомгаклау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков чыгыш ясады. Катнашучылар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру процессының өстенлекле мәсьәләләре, яшьләргә ярдәм итү программалары турында фикер алыштылар.