21 сентябрьдә 38 яшендә Илназ Илһам улы Вәлиевнең гомере фаҗигале өзелде

2024 елның 22 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы зур югалту кичерде.

2024 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эшләр идарәчесе Илназ Илһам улы Вәлиев 38 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре хәтерендә Илназ Илһам улы мәңгегә ярдәмчел, битараф булмаган, әдәпле һәм принципиаль коллега булып калачак.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Илназ Илһам улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.  

Илназ Илһам улы Вәлиев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International