Татар телендә топонимнарны законлаштыру мәсьәләләре турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре белән фикер алыштылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фондына эш визиты белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов килде.

Олег Ришатович ИЯЛИның республика һәм РФ субъектлары топонимнары каталогын татар телендә алып бару тәҗрибәсе турында җентекләп сөйләде. Шулай ук ул географик объектлар атамаларын милли телләрдә беркетү буенча хокукый нигез булмау проблемасы барлыгын билгеләп үтте. Хәзер табылган топонимны раслау өчен нигез итеп архив материаллары, авыл администрациясе карамагындагы урын карталары, шулай ук җирле халыкның, агрономнарның, балыкчыларның һәм аучыларның телдән истәлекләре файдаланыла.

Топонимнарны легитимлаштыру мәсьәләсе Татарстан Республикасының географик объектлары атамаларын татар телендә, шулай ук Татарстан территориясендә тупланып яшәүче Россия халыкларының башка телләрендә ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып барыла торган каталогына да кагыла. Тел берәмлеге кебек атамаларны саклауның мөһимлеген исәпкә алып, атамаларны килештерү һәм раслау, шулай ук аларны каталогка кертү процедураларын юридик яктан беркетергә кирәк. Моның өчен якын арада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән киңәшмә уздыру планлаштырыла.

Очрашу барышында катнашучылар шулай ук татар телендә Татарстан Республикасы географик объектлары каталогын төзү кысаларында институт белән Фонд арасындагы килешүне озайту һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International