ТР Пространство белешмәләре фондында 3 кварталдагы эшкә йомгак ясалды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

3 квартал дәвамында Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 54Гб тәшкил иткән 406 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 639 атама исәпләнә, шулардан 4 444 татар телендә дә. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән Фонд республика буенча генераль планнар һәм ПЗЗ инвентаризацияләү эше белән шөгыльләнә. 3 квартал азагына ЕГРНга 762 муниципаль берәмлеккә кергән барлык торак пункт һәм 354 муниципаль берәмлеккә кергән барлык территориаль зона чикләре кертелгән.

Генпллан эшләү һәм районнарның терпланлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән чикләрне кертү өлешендә 116 проект өстендә эш дәвам итә, тагын 35 проект чиратта. ПЗЗга килгәндә, 185 проект эшләнелә, 374 - чиратта.

Хәзерге вакытта Фондта 121 ПЗЗ проекты һәм 58 генплан проекты эшләнелә, шулардан 35 генплан - ахыргы этапта, тиз арада алар ФГИС ТП порталына йөкләү өчен тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International