Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (КУЭ) һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 956 буш күчемсез милек объекты арендага тәкъдим ителә.
Бүгенге көнгә кече һәм урта бизнес субъектларына, үзмәшгуль гражданнарны да кертеп, ташламалы шартларда аренда шартнамәләре буенча 284 дәүләт һәм муниципаль мөлкәт объекты тапшырылган, шул исәптән агымдагы елда - 35
Кече һәм урта эшкуарлык күчемсез милек объектларын авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату, халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, социаль билгеләнештәге объектлар төзү һәм реконструкцияләү, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, дарулар һәм медицина әйберләре җитештерү өчен арендага ала.