Арендалаучы һәм арендага бирүчеләрнең (республикадагы оешмалар һәм учрежиеләр) арасындагы шәхсән хезмәттәшлек итүне булдырмау максатыннан һәм коррупцион рискларны киметү максатыннан ТР Министрлар Кабинетының 07.10.2013 № 1944-р карары белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына “Татарстан Республикасының дәүләт заказлары буенча агентлыгы” ДУО белән берлектә республика мөлкәтен электрон системалар аша сатуны оештыру йөкләнелде.
Бу йөкләмәне тормышка ашыру өчен Министрлык тарафыннан электрон сатуны сынап карау көнен билгеләү буенча Агентлык вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә электрон сату сынавын үткәрү тәртибе һәм техник яктан тәэмин итү белән бәйле, шул исәптән хокукый сорулар һәм проблемалар хәт ителде. Бу проект ел ахырына кадәр хәл ителәчәк.