Тиешле максатта кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу сораулары каралды

2013 елның 1 ноябре, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кушуы буенча авыл хуҗалыгы җирләренең тиешле кулланылышын тәэмин итү буенча эш башкара.

       Бу йөкләмәләрне башкару максатыннан ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә 01.11.2013 киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсе, ТР буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтүе федераль хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты. Бу сорауны карау барышында киңәшмә катнашчылары өч ел дәвамында тиешле максатта кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен суд тәртибендә тартып алуны дәлилләү өчен яңа методика (дендрохронологик анализ) куллану турында фикер алыштылар.

       Бу практиканы ТР буенча Росреестр идарәсе белгечләре ачыклаган Казан шәһәре янындагы Лаеш һәм Биектау районнарындагы җир кишәрлекләрен тартып алу процессында куллану планлаштырыла.

Өстә әйтеп киткән йөкләмәләрне башкару кысаларында ТР Питрәч районы суды тарафыннан өч ел дәвамында тиешле максатта кулланылышта булмау сәбәпле Карымов В.В. милкендәге 68,2 га. авыл хуҗалыгы җирләретартып алынды.

       Бу җирләрне, гражданлык законы билгеләгән таләпләр буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан аукцион аша үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International