05.11.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт мөлкәтен бәясен күтәрү юлы белән аукционда сату оештырылды.
Аукционга Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районындагы Матюшино урманчылыгының 85 кв. Комплекс сатуга куелды. Сатуга 14 гариза бирелгән иде. Башлангыч бәясе 1 747,0 сумнан куелган дәүләт мөлкәте 15 079,0 мең сумга сатылды. Бу башлангыч бәядән 8,6 тапкырга артып китә.