Төзелгән килешмә нигезендә чираттагы ТР риэлторлар гильдиясе һәм бәяләүчеләр союзы эш группасы утырышы булып узды. Утырышта ТР риэлторлар гильдиясе һәм бәяләүчеләр союзы җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында ТР күчемсез милеге базарын мониторинглауның мультилистинг системасын презентациялләү һәм укыту үткәрү турында карар кабул ителде. 4000 нән артык күчемсез милек объекты турындагы мәгълүмат тотучы система бүгенге көндә ТР риэлторлар гильдиясе белән актив кулланыла. Барлык риэлторлар һәм бәяләүчеләр бу системадан бушлай файдалана алачак.