Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында ТР мөлкәт һәи җир мөнәсәбәтләре Палаталары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Киәшмәдә 2013 елда җир кишәрлеге һәм муниципаль милекне сату һәм файдаланудан кергән табыш буенча бюджет йөкләмәсен тәэмин итү сораулары каралды. Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов алып барды.
Сергей Демидов, муниципаль бюджетка кергән табыш буенча ситуация республикада яхшы, дип билгеләде. 2013 елның 9 ае эчендә җирле бюджетлар җир кишәрлеге һәм муниципаль милекне сату һәм файдаланудан 3 миллиард 292 миллион сум табыш алды, бу бюджет йөкләмәсенең 84,5 % тәшкил итә, һәм узган елның бу чоры белән чагыштырганда 15% ка артты.
Шулай да 9 ай нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеге һәм муниципаль милекне сату һәм файдаланудан кергән табыш буенча план үтәүдә 9 район калыша: Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Спасс, Тукай муниципаль районнары.
Муниципаль бюджетка булган бурыч белән дә ситуация бик уңай түгел. Ел башынан җир өчен аренда түләве буенча бурыч 38 миллион сумга яки 16,5% ка кимесә дә, дәоәҗәсе югары кала: 1 октябрьгә 192 миллион сумга якын. Ул 28 муниципаль районда үсте, моннан тыш 7 муниципаль районда – ике һәм аннан да күбрәк тапкырга артты. Республиканың җирле бюджетларына мөлкәт арендалау өчен 1 октябрьгә 425 миллион сум тәшкил итә, 9 ай дәвамында ул 23 миллионга яки 6 % ка үсте. Бурыч 22 муниципаль районда үсте, моннан тыш 6 муниципаль районда – ике һәм аннан да күбрәк тапкырга артты.
Алда санап киткән районнар алдына план күрсәткечләрен вакытында үтәргә, претензион-иск эшләренең эффектын арттырырга, җирле бюджетларның резервын тутырыга дигән бурыч куелды.