Бүген, 11.11.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның ун аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 86 миллион 71 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 131 % ы үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 64,8, миллион сум - план 133,1 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 305,7 миллион сум – план 89,1 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 199 миллион сум – план 398 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 140 миллион сум акча кергән – план 225,8 %ка үтәлгән. Дивидендлардан – 114,42 миллион сум – план 61,4%ка үтәлгән.
Дәүләт унитар оешмаларының чиста табыш өлешеннән – 120,5 миллион сум – план 154,5% ка үтәлгән.
Акцияләр сатудан – 35,5 миллион сум табыш керде – план 177,8% ка үтәлде.
Башка төр табышлардан – 106,73 миллион сум – план 257,2% ка үтәлде (шул исәптән ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 49,53 миллион сум) табыш керде.