Татарстан Росреестры аңлатканча, бу мошенниклык, «дәүләт хезмәтләренә” зыян салу һәм хокук ияләренә хәбәр итмичә күчемсез милек белән эш итү түгел!
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре (ККР) алып барыла. Моңа бәйле рәвештә «Госуслуги» порталы аша тиешле территорияләрдә урнашкан күчемсез милек милекчеләре ККР уздыру башлану турында хәбәрләр ала башлады, алар 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр үтәләчәк. Барлыгы 100 меңгә якын хокук иясе белдерүләр алды.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров аңлатканча, мондый белдерүне алганда татарстанлыларга борчылырга кирәкми: бу мошенниклык, «дәүләт хезмәтләренә» зыян салу, хокук ияләре белмичә күчемсез милек белән эш итү түгел. ККР күчемсез милек хокукына ия булучылар өчен җир кишәрлекләре, төзелмәләр чикләрен чыгымнарсыз ачыкларга һәм киләчәктә күчемсез милек белән килешүләр вакытында проблемалардан качарга мөмкинлек бирәчәкләр. 2025 елның 1 мартыннан чикләрсез кишәрлекләр белән килешүләр төзү, мондый җирләрдә йортларны теркәү кебек эшләр мөмкин булмаганлыыктан бу бигрәк тә актуаль.
Түбәндә Татарстан Росреестрына гражданнардан килгән сорауларга җаваплар китерәбез.
Мин ККР турында хәбәр алдым. Бу нәрсә? Әгәр мин беркая да мөрәҗәгать итмәгән булсам, аларны нинди нигездә үткәрәләр??
Комплекслы кадастр эшләре дигәндә бер кадастр кварталы территориясендә яки берничә чиктәш кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык күчемсез милек объектларына карата бер үк вакытта башкарыла торган кадастр эшләре аңлашыла. Комплекслы кадастр эшләренә заказ бирүче - Росреестр, эшләрне башкаручы- «Роскадастр» ГХК. ККР «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Эшләр федераль бюджет хисабына башкарыла.
Кадастр кварталлары Росреестр тарафыннан расланган билгеле бер критерийлар буенча, шулай ук уздырыла торган анализлар кысаларында билгеләнә. Билгеле бер кадастр кварталында чикләре булмаган объектлар шактый күп булырга мөмкин; ЕГРН белешмәләрендә күчемсез милек объектларына карата реестр хаталары күп булырга мөмкин; элек үткәрелгән ызллаулар чынбарлыкка туры килмәскә мөмкин (үлчәү приборларының хаталары аркасында); җирләрне үзлектән тотып алу билгеләре булырга мөмкин. Чаралар күрү өчен әлеге эш башкарыла.
Бу хәбәрнамәләрне кем ала?
Әлеге эшләр башкарыла торган Кадастр кварталы территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре.
Нинди үзгәрешләр кертелергә мөмкин?
ККР нәтиҗәсендә күчемсез милек объектларының чикләре һәм мәйданы турындагы белешмәләр төгәлләштерелә яки төзәтелә.
ККР нәкъ менә безнең территориядә кайчан үткәреләчәк? Нәтиҗәне ничек белергә? Мин риза булмасам?
Бүгенге көндә барлык кадастр кварталларына карата төгәл үткәрү көннәрен билгеләү мөмкин түгел. Муниципаль районнарда килештерү комиссияләре төзелде, алар турындагы мәгълүмат җирле газеталарда, реклама щитларында һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында басылып чыкты, киләчәктә анда ККР нәтиҗәләре белән танышу даталары турында мәгълүматлар урнаштырылачак.
Сез җирне үзлектән тотып алуны ачыклыйсызмы? Мәсәлән, күршем чит территориянең бер өлешен үзенә алыд. Сез моны законлаштырасызмы?
Җирләрне үзлектән тотып алган очракта, җир күзәтчелеге һәм контроль максатында чыгу өчен бу хакта мәгълүмат җаваплы затларга җиткерелә.
Я желаю присутствовать при измерениях. Как связаться с кадастровым инженером?
Сез дәүләт хезмәтләрендә алган мөрәҗәгатьләрдә эшләрне башкаручының – «Роскадастр» ГХК Татарстан Республикасы филиалының контакт мәгълүматлары бар, алар белән элемтәгә керергә кирәк.
Минем коймам, шулай ук сез үлчәүләр үткәрерлек башка фиксацияләр юк. Бу очракта эшләр ничек башкарылачак?
ККР үткәргәндә Сезнең күчемсез милек объекты турында белешмәләрне ЕГРНга кертү өчен нигез булып торган барлык документлар өйрәнелә. Шулай ук уведомлениедә ККР башкаручысына хокук ияләре тарафыннан булган документларны тапшыру мөмкинлеге язылган.
Үз участогыма карата кертелгән үзгәрешләр турында мин каян белим?
Росреестр ККР уздыру нәтиҗәсендә алынган белешмәләрне кертү барышында күчемсез милек объектының төп характеристикаларына үзгәрешләр кертү турында хәбәрнамә җибәрә.
Игътибар өчен:
ККР 2025 елда федераль бюджет хисабына гына түгел, ә төбәк акчаларына да, ягъни төбәк әһәмиятендәге ККР уздырыла. Бу очракта төбәк әһәмиятендәге ККР исемлегендә булган һәм агымдагы елда эшләр башкарылачак кадастр кварталлары территорияләрендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләренә шулай ук белдерүләр җибәреләчәк. Югарыда күрсәтелгән исемлек белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында «Кадастр хисабы - Комплекслы кадастр эшләре» бүлегендә танышырга мөмкин булачак.