ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда 2025 елның беренче кварталдагы электрон мөрәҗәгатьләр саны, узган елгы саннар белән чагыштырганда, 13,3%ка арткан.
Бүгенге көндә Министрлыкка килгән гаризалар саны:
Иң еш соралган дәүләт хезмәтләре булып түбәндәгеләр аталды:
- дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген тапшыруны алдан килештерү;
- сатулар үткәрмичә, дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген милеккә, арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) куллануга, бушлай файдалануга бирү;
- Татарстан Республикасы мөлкәте реестрындагы исәпкә алу объектлары турында мәгълүмат тапшыру һәм алар биләгән «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесенә оператив идарә итү хокукында беркетелгән торак урыннарны РФ гражданнары милкенә тапшыру.
“Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан күрсәтелүче барлык 25 хезмәт чыгарылган. Шул исәптән 12се – Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында.
«Без ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенә клиентны үзәккә кую принципларын кертүне дәвам итәбез, шуңа күрә хәзер хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча анкета кертәбез. Гражданнарның әлеге анкеталарны тутыруы мөһим – шул рәвешле бе,з кире элемтә алып, сервисларыбызны яхшы якка үзгәртәбез”, - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.