2013 елның 13 ноябре көнне министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә “Казан” Халыкара аэропорты территориясендә “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасының Идел буе автоматлашкан аралау үзәге ачу өчен җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә барышында “Казан” Халыкара аэропорты ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына үзәк төзү өчен бирелгән 8,37 га мәйдандагы җир кишәрлеге арендасы өчен исәп тапшырырга тиешлеге турында карар кабул ителде.