Татарстанда җир-мөлкәт өлкәсендә җирле үзидарә сораулары каралды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Чистай һәм Мамадыш районнарында җирле үзидарә актуаль сораулары буенча республиканың җирлек башлыклары өчен семинарда катнашты. Әлеге чара ТР Рәисе Администрациясе һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Министрның беренче урынбасары үз чыгышын законнарга кертелгән үзгәрешләрдән башлады. 2025 елның 1 мартында 307-ФЗ Федераль законы гамәлгә кертелде. Ул РФ Җир кодексына һәм гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару мәсьәләләрен тәртипкә китерүче Федераль законга үзгәртүләр кертте. РФ Җир кодексында яңа 85.1. Матдә кертелде – Торак пункт җирләре составыннан җир кишәрлекләрен үзләштерү һәм алардан файдалану.

Закон Россия Федерациясе Хөкүмәтен торак пунктларда җир кишәрлекләрен, шулай ук бакчачылык һәм яшелчәчелек җир кишәрлекләрен кулланмау билгеләрен билгеләү вәкаләтләрен тапшыра. Аннан тыш, җир кишәрлеге хуҗасы хокук алган көннән максатчан һәм рөхсәт ителгән куллануга керешергә тиеш. Җирне үзләштерү таләп ителгәндә – андый үзләштерүнең срогы тәмамланган датадан да соңармаска тиеш. Үзләштерү астында җиргә хокукы булган граждан тарафыннан, бер яисә берничә чара үткәрелеп, кишәрлекне максатчан куллануга яраклы рәвешкә китерү аңлашыла.

“РФ Хөкүмәтенең “Торак пункт җирләре, бакчачылык җир кишәрлекләре һәм яшелчәчелек җир кишәрлекләре составыннан җир кишәрлекләрен кулланмау билгеләрен билгеләү турында” карары проекты Росреестр тарафыннан әзерләнгән, ләкин әлегә кабул ителмәгән”, - дип ассызыклады Артур Галиев.

Аннан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары килешүләр тәртибе турында сөйләде. Аерым игътибарны 1 марттан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында җир кишәрлеге чиге урнашуы турында белешмәләр булмаган очракта аңа карата теркәү гамәлләре башкарыла алмавына юнәлдерде. Шулай ук җир кишәрлегендә исәпкә алынмаган чикләр белән урнашкан биналарга, корылмаларга яисә тәмамланмаган төзелеш объектларына хокук алу яисә аларны кадастр хисабына кую тыела. Яңа нигезләмәләр куллану җир кишәрлеге категориясенә дә, рөхсәт ителгән файдалану төренә дә бәйле түгел.

ЕГРНга җир кишәрлекләре чикләре турындагы белешмәләрне кертү хокук теркәү органнарына тапшырылган ызанлау планы һәм дәүләт кадастр хисабын гамәлгә ашыру турындагы гариза нигезендә башкарыла.

Чыгыш ясаганнан соң муниципаль берәмлекләр вәкилләре авыл белгечләренә җир кишәрлекләрен бирү, хуҗасыз объектларны муниципаль милеккә күчерү, су башнялары урнашкан җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү кебек сораулар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International